Түбәнкамалыларга үз сәламәтлекләренә игътибарны арттырырга киңәш итәләр. Быел диспансеризацияне йөз мең кеше үтәргә тиеш. Аларның яртысы тикшерүне башлаган, ә менә 39 меңе генә тәмамлаган. Еш кына шәһәрдәшләр поликлиникага килергә вакыт таба алмый, ди белгечләр Диспансеризациянең максаты-куркыныч авыруларны иртә стадиядә ачыклауны оныта күпләр. Бу чорда аларны дәвалау өчен зур мөмкинлек бар. Моның өчен нинди шартлар тудырылуы турында табиблар уртаклашты.
Анкета тутыру, флюрография, кандагы холестерин һәм глюкоза күләмен билгеләү, буй, авырлыкны үлчәү – Диспансеризация ике өлештән тора, ди табиблар. Сәламәтлектә кимчелекләр ачыкланган очракта тар белгечләр юллыйлар. 18 яшьтән алып, 39 га кадәр медицина тикшерүен өч елга бер тапкыр үтәргә кирәк. Кырыктан соң исә – ел да.
Мәүлия Тимербаева ел да медицина тикшерүе узарга поликлиникага килә. Сәламәтлек торышы турында белеп тору һәм берәр нәрсә булса, вакытында чаралар күрү – мөһим, ди хатын-кыз.
Диспансеризация үтү кешеләрнең теләге белән турыдан-туры бәйле. «Белмәвең хәерлерәк», — дигән принципны бигрәк тә 40-50 яшьлекләр авызыннан ишетү бик гаҗәпләндерә, ди табиблар. Нәкъ шушы яшьтә инфаркт һәм инсульт авырулары булырга мөмкин. Өлкән яшьтәгеләр исә профилактик медицина тикшерүенә җаваплы карыйлар икән.
Быел диспансеризацияне йөз мең кеше үтәргә тиеш. Аларның яртысы тикшерүне башлаган, ә менә 39 меңе генә тәмамлаган. Еш кына шәһәрдәшләр поликлиникага килергә вакыт таба алмый, ди белгечләр. Диспансеризациянең максаты-куркыныч авыруларны иртә стадиядә ачыклау. Медицина тикшерүен эш көннәрендә иртәнге 7дән кичке 19га кадәр, шимбә көнне 8дән өчкә кадәр үтәргә мөмкин.
Гөлия Нигъмәтуллина, Рафаэль Рәкыйпов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.