Цифрлы үсешнең мөмкинлекләре күп төрле һәм алар көндәлек тормышыбызга көннән-көн киңрәк үтеп керә. Хәзер авылларда да сатучысыз кибетләр эшли башлый. Шундый кибетләрнең берсенең эшләү принцибы белән хәбәрчебез дә танышып кайтты.
Бу кибет ишекләрендә сатучының 10 минуттан соң әйләнеп кайтачагы яки «төшке ашка тәнәфес»дигән язуы беркайчан да булмаячак. Биредә азык-төлекне бары компьютерлар гына сата.
Сатучысыз, саксыз һәм гадәти булмаган касса аппаратларыннан башка кибет ясалма интеллект һәм затларны танып белү системасы контроле астында эшли, быел республикада тагын 7 контактсыз супермаркет ачылачак.
Ишекләр автомат рәвештә теркәлгән кулланучылар өчен генә ачыла. Система нәкъ менә сатып алучы алганын һәм аның счетыннан акча язуын күрәчәк.
«Цифрлы авыл» проектында катнашучы Алмаз Әхмәдуллин: «Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме һәм телефон номер кертелә, аңа киләчәктә барлык хәбәрләр килә һәм алар нәрсә белән риза булмаса, товарны кире кайтарырга мөмкинлек бирә».
Система киштәдән алган товарны гына түгел, сатып алучының гамәлләрен дә анализлый, түләүсез чыга алмый, ишекләрне ябып куя.
Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин: «Бу кибетләрнең киләчәге бар, чөнки үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кибете, компьютер алгоритмнары товарны киштәдән алырга һәм кибеттән чыгарга мөмкинлек бирә, акча автомат рәвештә банк картасыннан сызыла«.
«Цифрлы авыл» проекты, беренче чиратта, авыл җирлегендә шундый супермаркетлар булдыруга юнәлтелгән. Татарстанда 5 йөзгә якын торак пункт бар, анда әлегә бер генә кибет тә юк.
«Цифрлы авыл» проекты авторы Булат Җамалиев: «Авылларда яшәүчеләр сатып алсын өчен кулай кибетлщр болар, чөнки кайбер авылларда кибетләрдә сатучылар таба алмый интегәләр. Бу яктан бик уңайлы «.
IT-авыл проектын автоматлаштырылган кибетләр, фермалар һәм хәтта авыл электрон биржалары да үз эченә алачак. Һәр кеше системада ит, сөт яки башка продуктның санын билгеләп үтә алачак. Татарстанда Цифрлы икътисад ышанычлы рәвештә авыл хуҗалыгына да үтеп керә.