Авылга ярдәм итү буенча быелга планлаштырылган барлык программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Бу хакта Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона киңәшмәсендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин беолдерде. Шунда ук агробизнеста хуҗалык итүнең кече формаларының мөмкинлекләре һәм Көнбатыш санкциясе басымы шартларында эшне оештыру турында фикер алыштылар. Фермерларга федераль һәм республика ярдәме күрсәтелә. Республиканың көньяк –көнчыгыш районнары муниципаль районнары, җирле үзидарәләре җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре катнашында йомгаклау зона киңәшмәсе иртәгә, 26 майда Чирмешән районында уза.