Яшел Үзәндә яңа элеватор төзелә, Татарстан өчен әлеге проект бик зур дип санала. Комплексны ел ярым эчендә торгызганнар.
Әлеге лабораториядә белгечләр шундук бодайның төп күрсәткечләрен билгелиләр. Тикшерү нәтиҗәсе орлык дымлы дип күрсәтсә -аны шунда ук комплекста киптерергә һәм саклауга җибәрәләр. Республикада мондый комплексның тиңнәре юк, Татарстан өчен дә бу зур проект, һәм аңа күпләп җитештерүчеләр , шул исәптән күрше төбәкләрнең дә ихтыяҗы бар.
Һәрберсе 7 мең тонна ашлык сыйдыра алырлык 8 силос төзелде. Шунда ук өч төр транспортка төяү урыннары да бар. Корабльгә төяү вакыты 10 сәгатьтән дә артык түгел, уртача моңа дүрт көн вакыт китә. Тизлек бик югары — сәгатенә җиде йөз тоннага кадәр, уртача баржа биш мең тоннага кадәр кабул итәргә мөмкин.
9 сентябрьдән башлап республикада традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Алар Казанның 14 мәйданчыгында, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районнарының 2 мәйданчыкларында урнаштылар. 13 ярминкә йомгаклары буенча 993 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Биредә яшелчәләр, ит, сөт продукциясен арзан бәядән сатып алырга мөмкин.