Һәр шимбә шәһәрләрдә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтә. Алар Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Яшел Үзән районының 2 Түбән Каманың 3 мәйданчыгында уза.
Узган шимбәдә вице-премьер — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров Осиновога сәфәр кылды, биредә авыл хуҗалыгы ярминкәсенең эшчәнлеге белән танышты. ЯРМИНКӘДӘ Апас, Чүпрәле, Тәтеш РАЙОННАРЫ үз продукциясен тәкъдим итте. 7 ярминкәгә нәтиҗә ясап әйтсәк –барлыгы 568 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Биредә ит, яшелчә, бәрәңге, сөт, продукциясен арзан бәядән сатып алырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр узачак.