«Авыл сулышы» сәхифәсе — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

«Авыл сулышы» сәхифәсе

14.09.2023
«Авыл сулышы» сәхифәсе

Игенчеләр сараенда бу елның 8нче аенда терлекчелек эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмәне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов үткәрде. Чарада муниципаль районнарда терлекчелек буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары катнашты.

Новости СМИ2

Бу чорда 1 миллион 115 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу узган ел дәрәҗәсенә карата 111%. Бер сыердан уртача савым 5 мең 181 килограмм тәшкил итә. Барлыгы 274 мең тонна ит җитештерелгән, ягъни узган елга карата 99%. Мөгезле эре терлек санын арттыруда Минзәлә, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Алабуга һәм Бөгелмә районнары алда бара.

Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Яңа сату мәйданчыкларында төрле муниципаль районнар сәүдә итә. Башкала Агропаркында узган шимбәдә сәүдә эшләрен Арча, Кукмара, Мамадыш районнары алып барды, Батыршин урамында — Чүпрәле, Ямашевта — Кайбыч һәм Югары Ослан районнары. Мәйданчыкларның эше һәм тәкъдим ителгән төрлелек белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов танышты. Ул сату рәтләрендә сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты. Бу көзнең беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсендә игенчеләр 54 миллион сумлык азык — төлек саткан. Ярминкәләр Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта уза.

Арча районының Яңа Кырлай авылында традицион Ат көне узды. Ат спорты фестивалендә берничә дистанциядә узышу, шулай ук татар, чиста канлы, ярымкатнаш һәм җирле токымлы атларда ат чабышлары узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов билгеләп үткәнчә, Ат көнендә илнең төрле төбәкләреннән атчылар, җайдаклар һәм белгечләр катнашты.

Шулай ук төрле бәйгеләр, ярышлар, күргәзмәләр, кинологларның күргәзмә чыгышлары һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Ат чабышыннан тыш, иң үрнәк ат арбасына конкурсларда осталыкларын күрсәтә алдылар, ат дагалау буенча мастер-класс оештырылды.

Новости СМИ2

Узган ял көннәрендә Казан дәүләт аграр университеты Идел буеның иң яхшы виноград үстерүчеләрен кабул итте. Жюри иң саллы тәлгәшне, шулай ук виноградның иң зур коллекциясен сайлады. Ульяновск өлкәсеннән Радик Шәкүров үзенең баллы җимешен күрсәтте. Ул 400 йөз төр виноград үстерә.

Белгечләр йөземне — көньяк үсемлеге, диләр. Теләгең булса, аны Россиянең төрле төбәкләрендә дә үстергә мөмкин. Мондый күргәзмәләр белән оештыручылар виноград үстерүне популярлаштырырга һәм аның белән республика бакчачылары арасында кызыксыну уятырга тырыша.

Татарстаннан, Башкортстаннан, Мордовиядән, Ульяновск өлкәсеннән һәм илнең башка төбәкләреннән катнашучылар әлеге культураны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Һәр номинациядә беренче өч урынга ия булучыларны грамоталар һәм призлар белән бүләкләделәр.

Новости СМИ2

Бу кадрларда комбайн кабинасыннан татлы тамырлар күренми дә диярлек.
4 мең 782 гектар мәйданда шикәр чөгендеренә килгәндә, биш заманча комбайн эшли. Механизаторлар тәүлек буе берничә сменада эшлиләр.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин җирле авыл хуҗалыгы идарәсе командасы белән кырга шәхсән үзе чыга, урып-җыюның барышы һәм уңыш сыйфаты белән кызыксынды.

Фермер Айрат Аллямов кырларында эш тулы көченә бара. Татлы тамырларны вакытында җыеп өлгерү өчен, берничә сменада чакырылган механизаторлар да эшли. 9 мең 237 гектар шикәр чөгендере кимендә 300-йөз мең тонна җыярга планлаштырабыз.
Җирле шикәр заводында да татлы тамыр кабул ителә. Мөмкинлекләр яхшы уңышны эшкәртергә мөмкинлек бирә.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт экспертизасы Баш идарәсе башлыгы Игорь Манылов белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов: Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту бик мөһим

Кишер кушаматлы Аксу авылы кырларында яшелчә өлгерде

Хәерле көн, Татарстан! (11.09.23) Салих Сәйдәшев музей мөдире Айдар Әхмәдиев

Шәхси хуҗалыкларда терлекләрне чиплаштыру дәвам итә

Шәхси хуҗалыкларда терлекләрне чиплаштыру дәвам итә

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+