Россиянең көньяк төбәкләрендә язгы чәчү тәмамланганнан соң сабантуе бәйрәмнәре башланды. Ә Әстерхан өлкәсе узган шимбәдә 13 нче Бөтенроссия авыл Сабантуе уздырды.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин һәм Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин да катнашты. Әстерханлылар Сабантуйны аеруча киң колач белән билгеләп үтә.
Бу күптән көтелгән вакыйга безнең җирдә яшәүче 140тан артык милләтне бер гаилә буларак берләштерә, — дип ассызыклады Игорь Бабушкин. «Сабантуй — дуслык бәйрәме.
Бу бәйрәм барлык халыкларның бердәмлеген чагылдыра — диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстаннан, Ставрополь краеннан, Волгоград һәм Әстерхан өлкәләреннән 70тән артык оста декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсен тәкъдим иттеләр, шулай ук традицион һөнәрләр буенча мастер-шоу күрсәтелде.
Бу атнада республикада авылда хезмәт активлыгына ярдәм итү буенча зона семинар-киңәшмәләре тәмамланды. Татарстан Парламенты, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләре әлеге чараны май аенда үткәрәләр. Быел авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар Менделеевск, Зәй, Югары Ослан һәм Балык Бистәсендә җыелды.
Республиканың муниципалитетлар һәм авыл җирлекләре башлыклары хуҗалар тәҗрибәсе белән танышты, шулай ук грантлар һәм агросәнәгать үсешенә субсидияләр алу программаларында катнашу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Татарстанның төп бурычларының берсе — авыл тормышын саклап калу. Бу хакта Югары Осланда Фәрит Мөхәммәтшин авылда хезмәт активлыгын күтәрү буенча зона киңәшмәсендә хәбәр итте.