Казан автобусларында һава сауыткыч җиһазын куярга мөмкиннәр. Тулырак алдагы язмада.
Иртән һәм кич автобусларда шыгырым тулы кеше, өстәвенә җәй көннәрендә моңа эсселек тә өстәлә, тәрәзәләрне һәм түшәмдәге җилләткечләрне ачу да ярдәм итми.
Бу көннәрдә һава температурысы 35 градустан артып китте, әлеге күренешне аномаль эсселек дип тә атасаң була, урамда кояш кыздырса да, талгын җил эсселекне киметә, ләкин автобусларда бик эссе hәм тынчу. “Автобусларда сулар hава юк, дип зарлана кала халкы. Шундый көннәрнең берсендә автобуста баручы пассажирның хәле дә начарланган.
Автобуста еш йөрүчеләр җәмәгать транспортларына һава сауыткыч җиһазлар куярга кирәклеген әйтеп узганнар. Татарстанның автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков әлеге мөрәҗәгаткә аеруча игътибар иткән.
Автобусларда кондиционер булу казанлыларны куандырырмы? Бу турыда үзләреннән сорадык…
Барысы да шат дияргә була, ләкин кондиционердан куркучылар да бар. Автобусларда Һава сауыткыч җиһазлар урнаштырырга дип Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовка мәрәҗагать иттеләр. Әлеге мәсьәлә нинди борышыл алыр – билгесез, чөнки кызу көннәр санаулы, ә яңа җиhазлар урнаштыру өчен шактый зур суммада акча соралуы да сер түгел.
Динә Нәҗметдинова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары,