Бөгелмә шәһәрендә җәмәгать транспортындагы проблема һаман чишелеш тапмый. Октябрь уртасында бердәнбер автобус паркы бөлгенлеккә чыккан иде. Өстәвенә, прокуроратура тикшерүләре автобусларны куллануда җитдт кимчелекләр булуын ачыклады. Автобуслар ЮХИДИ рөхсәтеннән башка газ белән эшләүгә күчерелгән.
Вакытлы автобуслар 80 меңнән артык халкы булган шәһәр өчен җитешми. Вакытлы автобуслар 80 мең халкы булган шәһәр өчен аз. Хакимият пассажирлар йөртүгә тендер игълан итте. Кешеләр тукталышларда сәгать буена автобус көтәргә, таксида яки җәяү йөрергә мәҗбүр. Шуңа күрә хакимият пассажирлар йөртүгә кабат тендер игълан итәргә мәҗбүр булды. Җәмәгать транспорты проблемалары турында тулырак “Вести-Татарстан” ның якшәмбе көнге атналык йомгаклау чыгарылышында сөйләрбез.