Казанда шәһәр пассажирлар . Бу хакта автотранспорт предприятиеләре ассоциациясеннән хәбәр иттеләр. Хәзер бу өлкәдә кадрларга кытлык зур. Башкалада гына да җиде йөздән артык автобус йөртүче кирәк. Штатны тулыландырырга теләүчеләр ике ай ярым вакыт эчендә курслар уза. Шул ук вакытта дәресләр график буенча — йә иртән, йә кичен үткәрелә. Аннан соң ЮХИДИ имтиханын кызыл автобусларда бирәләр. Элемтә өчен мәгълүмат экранда күрсәтелгән. Хәзерге вакытта күпчелек автобус йөртүчеләр – ир-атлар, узган ел хатын-кыз йөртүчеләр саны арту тенденциясе күзәтелә башлаган.