Республиканың Туризм буенча дәүләт комитетында коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять аркасында авиаэлемтәне чикләү һәм кайбер илләргә сәфәр кылу тыелуга бәйле рәвештә кайнар элемтә ачылды. Бу хакта комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
8 (843) 222-90-31
Татарстан туристларының юллама сатып алуга бәйле барлык сорауларына җавап бирәчәкләр. Әлеге уңайдан Дәүләт комитеты белгечләреннән консультация алырга мөмкин. Кайнар элемтә телефоны дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге сәгать тугыздан кичке алтыга кадәр эшли. Телефон экранда күрсәтелгән.
Шулай ук Туризм буенча федераль агентлык тарафыннан «Турпомощь» ассоциациясе белән берлектә оештырылган кайнар элемтә ачылды. 8 (499)678-12-03 телефоны – тәүлек әйләнәсе, 8-915-117-04-51 телефоны дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге сәгать уннан кичке җидегә кадәр эшли.
8 (499)678-12-03 телефоны – тәүлек әйләнәсе
8-915-117-04-51 телефоны дүшәмбедән җомгага кадәр
10.00-19.00 сәгатьләрдә эшли.
Дәүләт комитеты белгечләреннән консультация:
8 (843) 222-90-31
Дүшәмбедән-җомгага кадәр 9:00- 18:00 кадәр эшли.