Август сентябрь айлары гөмбә җыю чоры. Быел гөмбәләр аеруча күп булды. Әмма аларны белеп җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк. Быел респбуликада гөмбәләр ашап 26 кеше агуланган. Шулар арасында — бер яшьтән биш яшькә кадәрге- биш бала бар. Бәхеткә, үлем очраклары юк. Теманы Яшел Үзән раойыны хәбәрчебез Айгөл Гатауллина дәвам итә.
Яңгырлы чордан соң урманнар төрле гөмбәләргә бай. Һәм менә инде 50 елдан артык Валентина Серафимовна Марий — Эл Республикасы урманнарында «тын аучылык» тан ләззәтләнә.
Быел гөмбәләргә бәяләр алдагысына караганда бераз югарырак, әмма бу ихтыяҗга йогынты ясамый-барысы да тиз сатып алына.
Урманга гөмбәгә бару — күп кенә яшел үзәнлеләрнең яраткан хоббие. Николай Ломакин гөмбәгә балачактан ук әтисе — урманчы белән бергә йөргән һәм шуннан бирле ул гөмбә җыярга мөмкин булган махсус урыннарны белә.
Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, нәкъ менә гөмбә сезонында гөмбә белән агулану очраклары ешрак була. Күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен, таныш булмаган, артык үскән һәм искеләрен алырга ярамый. Белгечләр гөмбәне аяклары белән кисәргә һәм шул ук көнне эшкәртергә киңәш итә.
Гөмбәләрне экологик чиста урыннарда гына җыегыз. Яки тикшерелгән продукция булган җирле базарда сатып алыгыз.
Айгөл Гатауллина, Людмила Денисова, Андрей Лопатников, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.