Җәйнең ике ае сизелмичә узып та китте. Мәктәп укучыларының җәйге каникулы тәмамлануга да бер ай вакыт калып бара. Август аенда мәктәпләр тулысынча әзер булырга тиеш. Мәгариф тармагында, Республикада барлыгы 7 программа гамәлгә ашырыла hәм быел да мәктәп ашханәләрен ремонтлау, җиһазлау буенча республика программасын үтәү дәвам итә.Бу эш Саба районының Олы Шыңар авылында да алып барыла. Биредә Явлаштау мәктәпләренең ашханәләре ремонтлана, яңа җиһазлар куела. Яңа уку елында мәктәп укучыларын тагын ниләр белән сөендерәчәкләр? Бу турыда алдыгы язмада.
Август ае мәктәпләр өчен бик җаваплы вакыт. Явлаштау урта мәктәбендә дә яңа уку елына әзерлек тулы куәтенә бара. Быел биредә февраль аенда ук азык –толек блогында ремонт эшләре башланып киткән. Иң элек склад бүлмәләре заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән. Бүгенге көндә исә яшелчә , ит ризыклары эшкәртелә торган бүлмәләргә җиһазлар урнаштырыла. Мәктәп ашханәсе 45 укучыга исәпләнгәнгән.
Мәктәп ашханәләрен капиталь ремонтлау программасы азык-төлек блокларында ремонтлау эшләрен генә түгел, заманча җиһазлауны да күздә тота. Аш-су пешерүчеләр һәр яңа производство җиһазына сөенәләр. Яңа электр плитәләре, иттарткычлар, һәр төр продукция өчен махсус суыткычлар хезмәтне заман таләпләренә туры китереп алып барырга мөмкинлек бирә.
Ашханәдә балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да тукланачак. Аларны тәмле ашлары белән Тәслимә Сабирҗанова сыйлый. Балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм мәктәп укучылары өчен ашарга әзерләү өчен шартлар ремонт алга барган саен тагын да яхшыра бара. ПМК оешмасы эшчеләре Илдар Хәсәнов , Руслан Әскәров бу көннәрдә ашханәдә су торбаларын көйләү белән мәшгуль. 3 миллион сумга төшәчәк ремонт эшләрен яңа уку елы башланганчы төгәлләү мөһим. Әлеге программа нигезендә районның Олы Шыңар урта мәктәбенен ашханәсе дә ремонтлана һәм җиһазландырыла.
Раилә Гәләвинә, Ләлә Зәйнуллина. Татарстан яңалыклары, Саба ройоны.