Август ае дәвамында Татарстанда Бөтенроссия урам киносы фестивале уза. Кино күрсәтү Татарстанның 40 ачык мәйданчыгында бара. Бу фестивальне республкабыз инде алтынчы тапкыр кабул итә.
Бүген, 7 августта – Тәтештә, 8 августта — Кайбыч, Әлмәт, Чаллы, Түбән Камада, 11 һәм 16 августта – Казанда, 28 августта – Менделеевскида була.
Казанда фестиваль 11 һәм 16 августта Горький паркында узачак.
Гадәттәгечә, Бөтенроссия урам киносы фестивален Россиянең 1000нән артык шәһәре кабул итә. Миллионнан артык тамашачы яшь режиссерлар төшергән кыска метражлы иң яхшы фильмнарны бәяли алачак. Чаралар Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнгән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп уздырылачак.