Һава торышын сайлап алып булмый. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әйткәнчә җил дә вакытында искән, яңгыр да вакытында яуган очраклар сирәк. Шуңа да юлларда сак булырга киңзә тә хәбәрчебез Алия Галиуллина.
Бу көннәрдә Матурлыкка карап йөрисе түгел аяк астын күзәтергә кирәк. Югыйсә бәла чыгасын көт тә тор. Җәяүлеләрдән тыш, машина йөретүчеләргә аеруча игътибарлы булу шарт. Юл чып-чын шугалакка әйләнде, шул сәбәпле, юл-транспорт һәлакәтләре арткан. Һава торышы начараю юл чистарту хезмәткәрләре өчен дә кызу эш вакыты . Төнлә -көндез алар хезмәттә.
Коммуналь хезмәтләр дә бозлавыкка каршы эш алып бара. Авария очраклары булганда Татарстанда мобиль котельный җайланмалары бар. Мондый котельный 6 күпфатирлы биш катлы йортны җылы белән тәэмин итә ала.
Алия Галиуллина, Ия Кислицина, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.