Чыгарылышыбызны янә дә һава торышыннан башлыйбыз. Синоптиклар фаразы буенча, бүген кар явуы көтелми. Булганын да әле, юллардан җыештырып бетерә алмадылар.
Башкалабыз Казанда ял көннәрендә генә дә, айлык явым-төшемнең өчтән ике нормасы яуды, һәм коммуналь хезмәтләргә бер тәүлек эчендә барысын да җыештыру йөкләмәсе бирелде. Башкала мэриясендә тагын бер тапкыр автомобильчеләргә мөрәҗәгать иттеләр, урамнарны чистартуга, машиналар бик нык комачаулый. Ә инде урамнарны җыештыру буенча сораулар туганда, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә, һәм «Ачык Казан» системасында гариза калдырырга, яки «Минем Казан» телеграф-каналга язырга була. Бүген 13 декабрьдә, көндез һава температурасы 3- 8 градус салкын. Юлларда көчле бозлавык, урыны белән кар өемнәре саклана.