Чыгырлышыбызны һава торышы турындагы мәгълүматтан башлыйбыз.
Казан федераль университетының метеорология белгече Тимур Әүһәдиев белдерүенчә, Татарстанда һава торышы – төньяк Атлантика циклоны йогынтысында.
Шуңа да февральнең беренче ункөнлегендә һава температурасы нормадан 3-4 градуска югарырак. Республикада бу атнада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар, томан. Җил төньяктан, уртача тизлектә. Көндез 4 градустан 9 градуска кадәр салкын, ә төнлә һава температурасы 13 градуска кадәр суыта. Юлларда бозлавык саклана.