Республикада бу атна карлы булачак ди, синоптиклар. Аларның фаразлары буенча, кар чәршәмбе көнгә кадәр дәвам итәчәк.
Шул ук вакытта термометр баганалары тотрыклы булачак — минус 4, минус 5 градус, бары тик җомга көнне бераз салкынайтачак. Ләкин алга таба белеп булмый, һава торышы көн дә үзгәрүчән,атна ахырына кадәр үзгәрешләр булуы ихтимал.