Язның беренче март ае тәмамланырга да, нәкъ ун көн калды. Бүген 22 нче мартта, җылы булса, 40 көн җылы торыр, әгәр дә инде суык булса, 40 көнгә сузылган суыклар көтегез, ди халык сынамышлары. Ә синоптиклар бүген явым-төшемсез, җылы һава торышы вәгъдә итә. Төннәрен әле суыклар торса да, көндез һава температурасы 6 градуска кадәр җылы.