«Аулак өй-көрәш» проекты узган елның июлендә Болгар музей- тыюлыгында узган «Ага Базар» фестиваленең зур сәхнәсендә иҗади шәхесләр белән финал ярышлары уздырды. Әлеге проект ел дәвамында Татарстанның төрле районнарында, чит төбәкләрдә зона бәйгеләре уздырып, тиздән янә финалга әзерләнә.
Ярышларга республикабызның Арча, Балтач, Балык Бистәсе районнары, чит төбәкләрдән: Чувашия, Киров өлкәсеннән, Мордовиядән чакырулы. Болар турында тулырак «Актуаль әңгәмә» сәхифәсендә.