Аучылар көткән вакыт якынлаша, 22 нче марттан киек кошларны атарга рөхсәт сорап язылган гаризалар кабул ителә башлый.
Бу турыда Татарстанның биологик чыганаклар буенча дәүләт комитеты матбугат үзәге хәбәр итә. Гаризаларны “Мои документы” күпфункцияле үзәкләренең төрле филиалына тапшырсаң да була, ул кайсы җирлектә ауга чыгуыңа бәйле түгел. Ауга рөхсәт алу өчен паспорт, аучылык билеты һәм түләү квитанциясе кирәк. Түләү хакы — 650 сум. Язгы ау сезоны 1 апрельдән 6 майга кадәр дәвам итәчәк. Тик һәр төр киек кошны ату вакыты гына үзгәрә.