Бу атнада Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә. Көндез һава температурасы +20 градуска кадәр җитәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дүшәмбе, 11 сентябрьдә, көндез һәм төнлә урыны белән бераз яңгыр. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, көндез 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә +6..+11 градус көтелә, көндез +15..+20 градус була.