Биектау районындагы «Атмосфера» торак комплексының урамына Хәсән Шәйдуллин исемен бирү һәм аның истәлек тактасын ачу тантанасы булып үзды. Тулырак, алдагы язмада.
Хәсән Хәбри улы Шәйдуллин – Татарстанның атказанган механизаторы һәм рационализаторы, инноватор. Аның исемен мәңгеләштерүне Татарстан Агросәнәгать комплексы ветераннар советы президиумы оештырды.
Монда Хәсән Шәйдуллинның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре җыелды. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да үзенең туганын җылылык белән искә алды, зур хөрмәтен белдерде.
Хәзерге вакытта яңа төзелә торган торак комплекслары урамнарына Татарстанның атказанган эшмәкәрләре исемен куша башладылар. Бу — киләчәк буын талантлы якташлары белән кызыксынсын, аларны белеп торсын өчен әһәмиятле.
Җыелган кешеләр Хәсән Хәбировичны искә төшереп, аның тормышын күз алдыннан кичерде, хатирәләр белән уртаклашу табын артында дәвам итте.
Миләүшә Гыйльфанова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.