Республикада беренче тапкыр «Аиа-ана фидакярьлеге» медальләрен тапшыру тантанасы узды. Әлеге зур бүләккә күп бала тәрбияләп үстергән биш гаилә лаек булды.
Бүләкләнүчеләр арасында Саба, Баулы районнарыннан тугызар бала үстергән Сәгыйтовлар һәм Фарваевлар гаиләсе дә бар. Аларга медальләрне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды, үрнәк гаиләләрне котлады.