Ата-ана бәхетенә ирешү өчен яңа мөмкинлекләр. Казандагы Айти-паркта «Я –мама. Мин-әни» суперсервисын тәкъдир иттеләр. Ул нидән гыйбарәт, ата-аналарга нинди яңалыклары белән үзенчәлекле булачак? Бу хакта киләсе репортажда.
Балалары тугач, ата-аналарга күп кенә документларны рәсмиләштерергә туры килә. Сүз төрле белешмәләр, пособиеләр түләүләр, компенсация алу, учреждениеләргә язылу турында бара. Яңа сервисның бурычы — хәзерге заман темпында шушы бурычларны өйдән чыкмыйча гына хәл итү. Әлеге сервисны Цифрлы трансформация үзәге республиканың Төзелеш министрлыгы белән берлектә эшләгән.
Ата-аналар сервиска карата үз тәкьдимнәрен дә җиткерәләр. Динә Шакирҗанова очрашуга яңа кушымтаның мөмкинлекләрен белү өчен килгән. Фикер алышканда ул да үзенең тәкьдимнәрен белдерде.
Татарстанда мондый мобиль кушымта юк иде әле. Аны июнь аенда сынап карау күздә тотыла. Әти-әниләрнең барлык теләкләрен дә исәпкә алачаклар. Рәсми кушымта ел ахырында эшли башлаячак. Гүзәл Зәйнакова. Дамир Мөхәммәтханов.