“Асыл” татар балалар лидеры мәктәбе быел көзге каникул вакытына туры китереп оештырылды. Бер атна дәвамында «Волга» үзәгендә Татар балалары лидеры мәктәбенә килүчеләр түгәрәк өстәл, диспут, уен-дискуссия, викторина форматларында узган чараларда катнашты. Шулай ук татар зыялылары белән очрашты. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
“Асыл” мәктәбендә Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук Татарстанда яшәп, иҗтимагый, мәдәни тормышта кайнаучы активист балалар лидер булу осталыгына өйрәнде.
Балалар өчен программа үзләренең кызыксынуларыннан чыгып эшләнгән. Төп оештыручы — «Идел» яшьләр үзәге .
Зөлфия Ибләминова “Идел” яшьләр үзәге белгече
Бирегә җыелган балалар бик актив, Бары тик эшне дөрес оештырырга, тиешле юнәлеш кенә бирергә кирәк ди остазлары .
Луиза Закирова ораторлык осталыгы укытучысы
Линар Хаҗиев вакытны дөрес сарыф итү осталыгы укытучысы
Милли тәрбия бирү өчен милли мохит булдыру шарт, ә Асыл татар балалар лидеры мәктәбендә милли мохит тудырыла.
Мөршидә Җиһан. Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.