Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов Россия халыклары Ассамблеясе иҗтимагый оешмасы якын арада дәүләт статусын алачагын әйтте.
Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгында Россиядә милли сәясәткә багышланган матбугат очрашуында белдерде. Дәүләт статусы булгач, дәүләт тарафыннан ярдәм тагын да күбрәк биреләчәк. Россия халыклары Ассамблеясенең филиаллары һәр төбәктә оештырыла. Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан халыклары Ассамблеясе ярдәмендә күпчелек районнарда төрле милләтләргә ярдәм итү йөзеннән халыклар дуслыгы йортлары ачылганы да билгеләп үтелде. Милләтара мәсьәләләргә системалы рәвештә игътибар итү, федераль үзәктә программалар кабул ителү файдага булачак.