Гает көннәрендә күркәм гадәт буенча Татарстанда хәйрия чаралары уза. Корбан бәйрәменең икенче көне Диния Нәзарәтенең “Мохҗаларны ашат” хәйрия акциясе белән дәвам итте. Аз керемле гаиләләрне корбан ите белән тәэмин итүгә юнәлтелгән әлеге чара кысаларында гает күчтәнәче мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан таратылды. Тулырак киләсе язмада.
Корбан сарыкларының ите бер көн эчендә 760 мохтаҗга, 182 гаиләгә таратылды. Ә өч көнгә 1742 аз керемле гаиләне тәэмин итә. Гает күчтәнәче 12 социаль оешма “Забота” мөмкинлеге чикләнгән балаларның ата-аналары җәмгыяте, Вавилова исемендәге Казан хосписы, Яшел Үзәннең психоневрологик диспансеры, акыл үсешендә тайпылышлары булган балалар өчен №1 мәктәп-интернат, шулай ук 10 уку йорты һәм 11 төзәтү колониясе алды.
Барлыгы Диния Нәзарәте быел Корбан бәйрәме уңаеннан мохтаҗларга, аларның диннәренә, милләтләренә карамастан күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, ятимнәргә, караучысыз калган ялгыз кешеләргә, акыл үсешендә тайпылышлары булган балаларга һәм социаль оешмаларга 25 тоннадан артык корбан ите тапшырды.
Диния Нәзарәтенең Зәкят фонды игълан иткщн “Мохтаҗны ашат” хәйрия чарасы һәм корбан чалу бүген дә дәвам итә. Фонд сатып алудан мохтаҗларга илтеп бирүгә кадәр барлык оештыру мәсьәләләрен тулысы белән үз өстенә алды. Ярдәмгә мохтаҗ кешегә бер елмаюда зур бүләк. Зәкят хәйрия фонды бәйрәмнәрдә генә түгел, даими рәвештә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ихлас күңелдән ярдәмен күрсәтеп тора.
Алия Галиуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.