Товарның составыннан тыш, сатып алучыларның күбесе авырлыгына да карый. Күп кенә продуктлар күптән инде 1 литр, 1 килограмм урынына күпкә азрак авырлыкта. Артыгын түләмәс өчен, игътибарлы булырга туры килә.
Төргәкләрнең төрлелеге — бәяләрнең яшерен үсеше дигән фикер белән икътисад фәннәре докторы Игорь Кох та килешә.
Дөге, карабодай ярмасы 900 грамм авырлыкта. Биредә 800 граммлыгын да табарга мөмкин. Сөт — 800 миллилитр, кефир — 450 миллилитр. Шулай ук монда 810 миллиграммлык үсемлек мае да бар.
Россия Генераль прокуратурасы җитештерүчеләрнең социаль әһәмиятле продуктларның дәүләт стандартлары буенча чыгаруына иреште. Димәк, сөт һәм көнбагыш мае яңадан 1 литр, сөт өсте — 200 грамм, ярма һәм шикәр – 1 килограмм булыр дип көтелә. Калган төрләре экранда күрсәтелгән.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да бу инициативаны хуплыйлар. Ләкин вәзгыять бүген-иртәгә үк үзгәрмәве ачыкланды.
Бу үзгәртүләр керсен өчен ким дигәндә бер-ике ай кирәк, — дип ышандыралар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында. Димәк, кибет киштәләрендә иң кирәкле продуктларның авырлыгы киләсе ел башында үзгәрер дип көтелә.
Миләүшә Гыйльфанова, Инна Данилова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.