Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итә. Бүген Арсений Маркеловның авыру тарихына тукталырбыз.
Дүрт айлык сабыйның эчәгендә проблемалар бар. Дәвалау өчен 750 мең сумнан артык акча кирәк.
Дүрт айлык Арсений Маркеловка табиблар куркыныч диагноз куйган, сабыйда кыска эчәк синдромы ачыкланган. Авырлыклар туганчы ук булган. 7 айлык йөклелек чагында балада перитонит табыла.
Туган көнендә Арсенийга да катлаулы операция ясыйлар. Ялкынсынган эчәкнең бер өлешен кисеп алалар. Хәзер организмы азыкны эшкәртергә сәләтле түгел.
Киләсе бер ел эчендә Арсенийга гадәти ризыклар белән тукланырга ярамый, кирәкле витаминнарны веналар аша кадап бирәләр. Малайны махсус туклану белән тәэмин итәргә кирәк.
Арсенийга иркенләүп үсү өчен 750 мең сумнан артык акча кирәк. Гаиләнең бу кадәр акчасы юк. Без балага сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып СМС җибәрү дә җитә. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Валентина Васильева, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.