Татарстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш дәвам итә. Кораллы Көчләр сафларын тагын 3 меңнән артык солдат тулыландырырга тиеш. Ковид йогышына бәйле чикләүләр сәбәпле, медицина комиссиянен узу тәртибе үзгәрде. Призывниклар ковидка тест уза, теләүчеләргә прививка ясала.
Бу призывниклар өчен көн киеренке башланды. Барысына да өлгерергә, медицина тикшерүе узарга, документларга ачыклык кертергә кирәк. Тиздән алар өчен армия хезмәте башлана.
Кайбер егетләр армиягәныклап әзерләнгән, алдан ук хәрби белгечлек алган. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе -югары белемле.
Аиа-аналар призывникларны озатканчы, тиешле таләпләрне үтәп, уллары янында кала. Хәзер медицина комиссиясе таләпләре дә катгыйланган.
Казан егетләре нигездә Самара, Саратов, Архангельск өлкәләрендә хезмәт итәчәк. Ә Татарстаннан өч мең призывник хәрби хезмәткә чакырыла.
Вадим Струминский, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.