Без Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә, авыру балаларга ярдәм акциясен дәвам итәбез.Узган атнада сез Вика Жуковага булышкан идегез, барыгызга да зур рәхмәт. Бүген 7 яшьлек Ариан Самойловның тарихы. Малайның колакларына ишетү аппаратын сатып алырга кирәк.5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС хәбәр җибәреп, ярдәм итәргә мөмкин. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум.
Үзенә аңлаешлы сүзләрне ачык итеп ишеткәч, җиде яшьлек Ариан Самойлов елмаеп куйды. Табиблар узган ел баланың ике колагының да ишетмәвен ачыклаганнар. Башта колаклары ялкынсынып интектергән. Соңрак авазларны ишетми башлаган. Бу хәлгә нык борчылдым. Бездә аңлашылмаучылык күп, балама да тиешле мөнәсәбәт булмас дип кайгырдым. Ишетмәгән кешегә бигрәк тә кыенга туры килә, балага булышуларын теләдем.
Арианның начар ишетүен педагоглар да күреп алган. Дәресләрдә җавап бирә алмаган, үзен уңайсыз тоткан. Югыйсә, малайның укуы да начар булмаган.
Ариан тулы сурдологик тикшеренү узган. Табибларның әйтүләренчә, малайга яхшы ишетү аппараты кирәк.