Татар дөньясына бик күп талантлар биргән Арчада беренче Әдәби Сабан туе узды. Тантанага республика районнарыннан, күрше республикалардан, Россия төбәкләреннән китап укырга яратучылар җыелды. Алар Татнетны үстерү фонды оештырган әдәби марафоннарда, җиңеп финалга узучылар.
Арчалар кунакларны бик җылы каршы алды. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде, татар, рус, керәшен, мари халыклары йортларына алып керде. Быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан әлеге чара аеруча әһәмиятле.
Быелдан Әдәби марафонның махсус гимны астында Әдәби Сабан туеның байрагын күтәрделәр. Аннары «Әдәби марафон» һәм «Авылым гүзәллеге» бәйгеләрендә җиңүчеләр бүләкләнде.
Саба районы Әдәби марафонда беренче урынга лаек булды.
Бүләкләү тантанасы башкалабыздан килгән җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Шигърият сөючеләрне тәбрикләргә танылган җырчылар килгән иде.
Әдәби Сабан туеның төп бәйгесе — Әдәби көрәш башланып китте. Сайлап алынган финалистлар Сабан туе мәйданында уз осталыгын күрсәтте.
Сабан туе булгач, монда шигырь укып, җырлап кына калмадылар. Мәйданның төрле почмакларында бәйгеләр дә узды. Бер якта балалар капчык киеп сикерсә, икенче якта чаңгыда ярышты.
Арчада узган Әдәби Сабан туенда Әлмәт шәһәреннән Сиринә Мифтахова беренче урын алды. Бүгенге бәйрәм тәмамланса да туган телебезне саклауда, аны камилләштерүдә рухыбызны ныгытып, сәламәт яшәү рәвешен киң җәмәгатьчелеккә танытуда зур өлеш кертүче чаралар дәвам итә.