Әлеге иҗади фестиваль өлкән яшьтәгеләр арасында зур популярлык ала бара. Күпләргә ул лаеклы ялга чыккан кеше өчен яңа мөмкинлекләр ачуын аңларга ярдәм итә. Үзләрен иҗатта, шул исәптән сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге дә бирә. «Балкыш» фестиваленең быелгысы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.Әлеге тамашаны безнең үз хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов тә күреп кайтты.
Арча район Мәдәният йортында ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» 8 енче республика фестиваленең зона этабы булып узды.Әлеге чарада Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе районнарыннан килгән үзешчән артислар катнашты.
Фестиваль Татарстанда яшәүче өлкән буын вәкилләренең иҗади мөмкинлекләрен ачу, рухи үсеш өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән.
Фестивальдә татар халкының онытылып барган җырлары яңгырады, мөнәҗәтләр әйтелде, фольклор күренешләре сәхнәләштерелде. Һәр чыгыш тамашачылар күңеленә хуш килде.Катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде.
«Балкыш» 8 нче республика фестивалендә катнашкан үзешчәннәр диломнар белән бүләкләнде.
Фәннур Хәсәнов, Ринат Сәхипгәрәев Татарстан яңалыклары.