Шушы көннәрдә Арча шәhәрендә “Рәхмәт сиңа, остазым!” республикакүләм бәйге җиңүчеләрен котладылар.Конкурсны Укытучы hәм остаз елы уңаеннан “Белем. Ру” җәмгыяте,Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсенә инновацияләр кертү hәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге hәм Арча педагогика көллияте оештырды. Бу хакта тулырак сөйләү өчен без бүген студиягә бәйгенең жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбировны чакырдык.