Татар сәнгате югалту кичерә.Татарстанның атказанган сәнгать эшлек-ле¬се, Бөтенроссия конкурсы лауреаты, югары белемле профессиональ музыкант, тәҗрибәле педагог Харис Шәрип улы Нигъмәтҗанов 75 нче яшендә вафат булды.
Харис Нигъмәтҗанов халык музыка уен кораллары ансамблен оештырып, аны дистәләгән еллар буена җитәкләде.Ул аранжировка остасы да иде. Әлеге ансамбьлгә кушылып, күп кенә җырчылар яңа әсәрләр башкардылар. Алар музыка сәнгатенең алтын фондын баетты. Мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз.