21 нче мартта Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан урманчылык тармагы белгечләре, ветераннар мәгариф учреждениеләрендә очрашулар, урманнарны саклау, чистарту, яшь үсентеләр утырту темаларына дәресләр уздыра. Урманчылык музейларына экскурсияләр оештырыла. Кукмара районының Любян урманчылык көллиятендә ачык ишекләр көне уза, укучыларны кабул итү шартлары, урманчы һөнәре үзенчәлекләре белән таныштырачаклар. Ә апрель аенда Татарстанда яшь үсентеләрне утырту сезоны башлана.