Апрель аенда Татарстанны коронавирус таралуга каршы көрәш өчен 850 мең саклану битлеге белән тәэмин итәчәкләр. Яңа җитештерү линияләре ярдәмендә республика битлекләр җитештерүне арттыру өчен зур потенциалга ия.
Медицина битлекләре җитештерү буенча «Полиматиз» һәм «Эластик» республика предприятиеләре белән эш дәвам итә. Узган атнада 310 мең битлек әзерләнгән. «Түбән Кама Нефтехим» белән «Полиматиз» предприятиесе бергә, битлекләр җитештерү буенча җиһазларны монтажлады һәм эшләтеп җибәрде. Бүгенге көндә предприятие тәүлегенә 25 мең битлек җитештерү куәтенә чыккан. Шулай ук Казан, Түбән Кама, Азнакай һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасына куелган җиһазларны көйләү эше бара. Республика Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында күп тапкыр кулланыла торган саклану битлекләре җитештерә торган предприятиеләрнең тәкъдимнәр исемлеге һәм элемтәгә керү өчен мәгълүмат урнаштырылган.