Апастагы «Салават күпере» балалар бакчасы базасында төбәкара семинар узды. Анда Ульян өлкәсеннән һәм Чувашия республикасыннан бер төркем кунаклар, белгечләр һәм Апас районы тәрбиячеләре катнашты.
Семинар “Балалар бакчаларында милли тәрбия бирү” темасына багышланды һәм төбәкара хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен киңәйтү максатыннан үткәрелде.Семинар барышында Апас “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячеләре милли ризыклар, милли киемнәр, милли гореф-гадәтләргә багышланган ачык чаралар, мастер-класслар, музыкаль чыгышлар тәкъдим итте.
Түгәрәк өстәл өлешендә Ульян өлкәсе, Чувашия республикасы белгечләре Апас “Салават күпере” балалар бакчасына беркетелгән бакча тәрбиячеләренең эш тәҗрибәсе белән танышты. Югары бәя куйды.
Динә Нәҗметдинова, Гөлнара Сөнгатуллина, Гадил Галиев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.