Киләсе видеоязмабыз Апаста яшәүче Сания һәм Илсур Хәбибуллиннар гаиләсе турында. Күптән түгел алар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Үрнәк, бәхетле пар турында хәбәрчебез язмасында.
Ярты гасыр бер уйда булып, бер юлдан атлаучы Илсур һәм Сания Хәбибуллиннар — Апасның күркәм пары. Алтын туйлары уңаеннан, аларга район башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды. Сания апаның иңенә ак теләкләр аша ак мамык шәл салдылар.
Гөлүсә Сабирова Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Котлауларны, бүләкләрне өлкәннәр шатланып кабул итте. Илсур абый да Сания апа да гомерләрен хезмәткә багышлап, район үсешенә зур өлеш кертүчеләр. Йорт башлыгы район хастаханәсендә, һөнәр училищесында, яшьләр үзәгендә эшләгән. Ә фидакарь хезмәте өчен “Мәгариф отличнигы” исеменә лаек булган Сания апа мөгаллимнәр нәселеннән. Ул 16 ел мәктәптә балаларга рус теле һәм әдәбияты фәненнән укыткан. 20 ел “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.
Луиза Сафина район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Хәбибуллиннар бер кыз һәм бер ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да әниләре һөнәрен сайлаган.
Әлеге бәхетле пар бик күпләрдә соклану уята. Гомерләре буе үзара аңлашып, санлашып яшәүләре белән яшьләргә үрнәк алар.
Тормыш итү — кыр кичү генә түгел. Илле бергә яшәгән парларның киңәшләре һәрчак ярап куя.
Гөлназ Вәлиева, Рал Галявов, Тат арстан яңалыклары, Апас районы.