Апаста мөселман яшьләренең мәдәни-тәрбия үзәге — мәдрәсә төзелә. Бүгенге көндә корылманың тышкы ягында эшләр тәмланып килә. Эчке ягында да күп хезмәт инде башкарылган. Бинаны 2024нче елның март аенда кулланылышка тапшыру планлаштырыла.
Районда төзелүче мөселман яшьләренең мәдәни-тәрбия үзәге. Бина 10 метрга 43 метр үлчәмдә. Бер каттан тора. Ул барлык таләпләргә туры китерелеп эшләнә. Биредә намаз залы, уку класслары, санузел, кафе-чәйханә, тәһәрәт алу кебек бүлмәләр урын ала.