Техникалар 2022 елгы эшчәнлек йомгаклары буенча Татарстан Республикасы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары арасында ел саен үткәрелә торган республика бәйгесе җиңүчеләренә бирелде.
Ачкычларны авыл җирлекләре җитәкчеләренә тантаналы шартларда тапшырдылар.
Трактор ачкычлары алган Дәвеш, Югары Ындырчы, Әлмәндәр, Иске Йомралы авыл җирлекләре башлыклары тракторның авылда зур ярдәмче булуын билгеләп узды.Тракторлар грант акчаларына булдырылган.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вәлиева, Гадил Галиев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.