Бу елның күңелле вакыйгалары. Бу көннәрдә Апас раойнының Тәүгелде авылында яшәүче Фәһимә апа Салаватуллина үзенең 90 яшлек юбилеен билгеләп үтте. Яшьтән хезмәт белән чыныгып үскән Фәһимә апа, эшләгән елларын күркәм истәлекләр белән сагынып искә ала. Бүгенге тормышына да шөкер дип яши ул. Сөенечле мизгелләр алдагы язмада.
90 яшен тутырган акъәби – иң бай, бәхетле ана. Аның туган көненә дә өй тутырып, балалары кайткан, туганнары, күршеләре җыелган. Тәүгелде авылында яшәүче Фәһимә Салаватуллина 90 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан хөрмәтләнде. Котлаулар, бүләкләр кабул итте.
Хәтергә нык, сүзгә тапкыр, җыйнак кына, чын татар әбисе – Тәүгелдедә яшәүче Фәһимә Салаватуллинага 90 яшь.
Фәһимә әбинең туып-үскән ягы – Актаныш районы. Яшьтән үк хезмәт авырлыкларын да, ятимлекне дә кичерә ул. 12 яшендә әнисез кала. Ул вакытта кечкенәләренә нибары 5 яшь була.
Фәһимә Салаватуллина ире Фәрит белән 59 ел яши. Кайнанасын кадерләп, хөрмәтләп, 28 ел бергә гомер итә. Бу гаилә биш бала тәрбияләп үстерә. Фәһимә әби – илгә матурлык, батырлык өләшүче, улларына, кызларына дөрес тәрбия бирүче ана.
Фәһимә әбинең хезмәтне, кешеләрне, тормышны яратуына сокландык. Озын гомерле булуның серен дә нәкъ менә шунда булуына инандык.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яжалыклары, Апас районы.