Ул күп еллар балаларга белем бирә, аларны хезмәт тәрбиясенә өйрәтә. Алдагы видеоязмабыз Апас районында яшәүче Рушания Нигъмәтҗанова турында. Ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Рушания Нигъмәтҗанова Апаста яши. Аңа 90 яшь тулды. Бүләкләрнең, теләкләрнең иң-иңнәре бирегә күркәм юбилее уңаеннан алып киленгән.
Рушания Нигъмәтҗанова озак еллар Апас урта мәктәбендә эшли. Ул балаларга хезмәт дәресләрен укыта. Үзенең күркәм сыйфатлары белән олы хөрмәткә лаек мөгаллимә була. Рушания әби — якыннары арасында да ихтирамлы. Бүгенге көндә ул бертуган сеңелесе Зөлфирә һәм аның кызы Илсөяр Миңнуллина гаиләсе янәшәсендә, тәрбиядә гомер итә.