Шушы көннәрдә районда социаль фонд хезмәткәрләренең республикакүләм Спартакиадасы узды. Чараны республика социаль фонд идарәсе белән берлектә Апас районы клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге оештыра.
Районның “ГранТау” ябык футбол манежы. Социаль фонд хезмәткәрләренең республикакүләм Спартакиадасына барлыгы 6 районнан 100дән артык кеше килгән. Финал ярышларын ачу тантанасы район башлыгы Айрат Җиһаншин, республиканың социаль фонд идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин катнашында бара.
Чарада район башлыгы рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Спартакиадада катнашучылар районның төрле спорт корылмаларына таралды. Алар спортның 6 төрендә көч сынашты.
Нәтиҗәләр буенча, өченче урынга Казанның Идел буе районы, икенче урынга Яр Чаллы ия булды. Беренче урынга исә Буа районы командасы лаек дип табылды.
Гөлназ Вәлиева, Гөлназ Вәлиева, Татарстан яңалыклары, Апас районы.