Апанай мәдрәсәсендә Татар яшьләре форумы вәкилләре җитәкчелегендә түгәрәк өстәл уздырылды. Татар теле, гаилә кыйммәтләре мәсъәләләренә багышланган чарадан Мөршидә Җиһан репортажы.
Мәдрәсәнең конференция залы ул кичтә кызыклы проектлар тәкъдим итү, шул ук вакытта гаилә кору, бигрәк тә аның глобальләшү шартларында кыйммәтен югалту мәсъәләләренә багышланган мәйданчыкка әверелде.
Тәкъдим ителгән темалар күптәнге әмма чишү юллары яңача.
Чыгыш ясаучы яшьләрнең үзләре башкарган эшкә мөкиббән булулары сизелеп тора. Азат иске татар язуын өйрәтү өчен махсус онлайн курс оештырган. Рамазан аенда гына да онлайн курсларга 900 тирәсе кеше кушылган.
Азатның ялкынланып сөйләгәненә, башкарган эшенә сокланган профессор Хатыйп Миңнегулов, хәтта кулын кысып рәхмәт әйтте. Татар яшьләренең бүгенге вәзгыятьтә нәтиҗәле эшчәнлеге киләчәккә өмет уята дип белдерде галим.
Татар телен өйрәнү һәм өйрәтү мәсьәләләрен чишүне дә дә яшьләр онлайн форматта кулайрак дип саный
Данил әлеге курсны ачуына үзендә татар телен өйрәнүгә ихтияҗ булгач ачкан. Аны тәмамлаучөлар татар телендә ярыйсы гына сөйлоәшә башлый. Шуларның берсе Курганнан Тимур. Ул үз гаиләсенең тарихы , шәҗәрәләр белән кызыксына.
Яшьләр җыелган җирдә тагын бер четрекле тема гаилә кору турында да аерым сөйләшү булды. Ялгызак кызларны , буйдак егетләрне очраштыручы, таныштыручы яңача аулак өйләр, ислам нигезендә гаилә кыйммәтләре турында да фикер алышты түгәрәк өстәлдә катнашучылар.
Бөтендөнья татар яшьләре форумының оештырган эшлекле
очрашу ифтар табыны янында дәвам итте.
Бүгенге заман яшьләренең кыйбласын булдыруда Татар яшьләре форумы вәкилләре һәм чарада катнашучылар искәрткән рухи кыйммәтләргә таяну мөһим.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.