Россиядә беренче ислам әдәбияты нәшриятына нигез салучы, күпсанлы дини һәм тарихи хезмәтләр авторы, актив публицист Апанай мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны искә алу чаралары үтте. Мөселман зиратында аның кабере янында Коръән укылды, дога кылынды. Ул 2012нче елда фаҗигале төстә һәлак була.
Вәлиулла хәзрәт калдырган мирас киләчәк буыннарга бүген дә иң мөһим амәнәт. Тарихта аның кебек күп китап әзерләп бастыручы әлегә юк. Апанай мәдрәсәсе бинасында Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында “Гаилә проблемалары һәм аларны чишү юллары” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл узды.