Казандагы икенче хоспис бинасына канализация, су, җылылык коммуникацияләрен үткәрүгә керештеләр. Көйсез килгән яз төзүчеләр эшен бераз катлауландырды, шулай да төп кыенлык — даими финанслауның җитешмәвендә. Иганәчеләрдән ярдәм кирәк. Төзелеш мәйданчыгында эшләрнең ничек баруын хәбәрчебез күреп кайтты.
Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе җитәкчесенең хосписны тизрәк төзеп бетерү теләге зур.
Бинага коммуникация системаларын урнаштырып бетерәсе генә калган. Төзүчеләр канализация чокырларын казыйлар. Хосписны җылылык, кайнар су белән белән үз котельныйлары тәэмин итәргә тиеш.
Бина автономга әйләнә, бу да бик мөһим. Барлык обьектлар да төзелеп беткән диярлек, буяу-бизәү эшләре калып бара. Кайсы бүлмәдә нәрсәләр буласын билгеләгәннәр.
Яңа хоспис матуррак, уңайлырак булачак. Ул ике йөз кешене сыйдыра ала. Беренче хосписта 22 генә кеше вакытлыча яши ала иде. Яңа хосписның әзер булуы иганәчеләргә дә бәйле. Чөнки төзелеш алар ярдәме белән генә алып барыла. Битараф булмаучыларның булышуына өмет итәләр.
Владимир Вавилов хосписның киләсе елның мартына өлешчә генә булса да эшли башлавы турында хыяллана. Бу фондның егерме еллыгына иң зур бүләк булыр иде, ди.
Булат Шакиев Ленар Гыйзәтуллин,Татарстан яңалыклары.