Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга булышуны дәвам итә. Казаннан унөч яшьлек Эрик Гыйсмәтуллов та безнең ярдәмгә мохтаҗ. Малайны сирәк очрый торган генетик авырудан дәвалау өчен акча кирәк. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, СМС хәбәр җибәрү дә җитә. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум.
Унөч яшьлек Эрикның ике томлык медицина картасы бар инде. Анализ нәтиҗәләре, хастаханәләрдән белешмәләр. Туганнан бирле малай дәвалана. Сирәк очрый торган генетик авырудан интегә. Балага гомере буена терапия курслары узарга кирәк. Бу турыда әнисе малай тугач ук белгән.
Ингаляция һәм антибиотиклар малайның хәлен җиңеләйтергә булыша. Әлеге дәвалау курсы ел буена даими дәвам итә. Баланың дарусыз торган көне юк.
Хәзер ул 7 сыйныфта укый. Дөрес, мәктәп расписаниесе графикка ингаляция кертергә мөмкинлек бирми. Ә малай өйдәге укуга күчәргә теләми. Укырга, рәсем ясарга, малайлар белән бергәләп футбол уйнарга ярата. Тик кайчакта тыны кысылудан интегә.
Дәвалау өчен кирәкле препаратлар ташламалы исемлеккә керми. Ә даруларны ел әйләнәсенә кулланырга кирәк. Гаилә еллык терапия суммасын түли алмый — 894 мең сум кирәк. Эрик әнисенә ярдәм итә, аш-су остасы булырга хыяллана. 12 майда аңа 14 яшь тула. Гитара аласы килә, ә әнисе сәламәт булуын тели. Хөрмәтле телевизор караучылар, гаиләгә без бергәләп булыша алабыз. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып смс җибәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ләлә Зәйнуллина. Полина Лисина, Татарстан яңалыклары.