Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Федераль округы төбәкләре җитәкчеләре рейтингында беренче урынны алды.
Ул 22 балл җыеп, Чувашия һәм Пермь крае башлыкларын узып китте. Тикшеренүләрдә Татарстан Президенты җитәкчелегендә зур проектларның гамәлгә ашырылуы, аның уникаль фикерләве искә алынган.